Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

2024 елда Түбән Камада яңа сквер һәм променад барлыкка киләчәк

Эшләр 2015 елдан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 22 парк һәм сквер булдырылган, шуларның 12се — Түбән Камада. Барлык ял итү зоналарының гомуми мәйданы 100 гектардан артык.

Эшләр 2015 елдан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә «Градостроитель Нижнекамска» паблигы.

2024 елда шәһәрдә өч зур проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла:

Менделеев бульвары шәһәрнең 17 нче микрорайонында урнашачак. Бу — массакүләм чаралар үткәрү һәм шәһәр халкына ял итү өчен уңайлы урын булачак. Бульвар 35 нче лицей базасында формалашкан шәһәрнең химик кластерының бер өлеше булып тора.

Киләсе проект 27 нче микрорайонда җәяүлеләр проспекты булачак. Ул 27 һәм 28 микрорайоннарны бердәм җәяүлеләр юлы белән тоташтырачак, Нефтехимиклар паркыннан алып «Рамус молл» сәүдә үзәгенә кадәр туры, куркынычсыз һәм уңайлы йөрү зонасы формалашачак.

Өченче объект — Түбән Камага нигез салучыларның берсенә багышланган Николай Александрович Зеленов исемендәге сквер булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев