Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

2017 ел: «ТАНЕКО» яңа үрләр яулый

«Нефть эшкәртү алга таба да безнең өчен үсешнең мөһим бер этәргеч ноктасы»… «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның «ТАНЕКО»да коллектив килешүенә кагылышлы конференциядә яңгыраган бу сүзләре предприятие коллективы өчен башкарылган эшләргә югары бәя дә һәм, шул ук вакытта, үтәлергә тиешле бурычларны билгеләү дә иде. 31 гыйнварда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең...

«Нефть эшкәртү алга таба да безнең өчен үсешнең мөһим бер этәргеч ноктасы»… «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның «ТАНЕКО»да коллектив килешүенә кагылышлы конференциядә яңгыраган бу сүзләре предприятие коллективы өчен башкарылган эшләргә югары бәя дә һәм, шул ук вакытта, үтәлергә тиешле бурычларны билгеләү дә иде.
31 гыйнварда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең барлык хезмәтләре һәм подразделениеләре вәкилләре, Коллектив килешүдә каралганнарның үтәлешен тикшереп киләчәккә планнар бил-геләү һәм 2017 елга яңа килешү кабул итү өчен җыелдылар. Конфе-ренциядә «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов, Татарстан республикасы профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть»нең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
«ТАНЕКО» җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Владимир Федотов предприятиенең 2016 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад ясады. Ул узган хисап чорында 8,7 млн тоннадан (Комплекс сафка басканнан алып исәпләгәндә, барлыгы - 42,6 млн тонна) артыграк нефть чималы эшкәртелгәнен искәртте. Гомумән, аны тиешенчә җентекләп эшкәртү күлә-ме 84,69 процент тәшкил иткән, «якты» нефть продуктлары алу - 77,69 процент. Акрынайтылган кокслау җайланмасын комплекслы эшләтеп карауга керешү 2016 елның мөһим вакыйгаларыннан булды. Бу нефть чималының тулысынча эшкәртелешен - 99,2 процентка, ә «якты» нефть продуктлары алуны 87 процентка җиткерү, мазут җитештерүдән котылу мөмкинлеге бирде.
Владимир Федотов «ТАНЕКО» эшчәнлеген башка НПЗыларныкы белән чагыштырып, беренчел эшкәртү куәтен файдалану (115,55 проценттан күбрәк) буенча предприятиенең Россия Федерациясендә иң алда икәнен ассы-зыклады. Уртача алганда, ил буенча бу күрсәткеч - 85,98 процент.
2016 елда Коллектив килешүнең үтәлеше һәм 2017 елга проекты турында «ТАНЕКО» җәмгыятенең профком рәисе Гөлнара Мөҗипова сөйләде. Хәзерге вакытта предприятиедә өч меңнән артыграк кеше эшли. Хезмәткәрләрне социаль яклауның югары дәрәҗәдә булуына промышленностьның нефть, газ һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең Гомумроссия профессиональ берлеге уздырган коллектив килешүләр конкурсында «ТАНЕКО»ның Коллектив килешүе икенче урынны алуы да дәлил. «ТАНЕКО»ның 85 хезмәткәре беренче мәртәбә гаилә тормышына аяк басты. Предприятие хезмәткәрләренең 296
баласы туган, сәламәтләндерү лагерьларында 334 бала ял иткән… Бу һәм шундый башка саннар, беренче карашка производство белән бәйләнмәгән булсалар да, мөһим нәрсә - «Татнефть» Компаниясендә эшләүчеләрнең иртәгәсе көнгә ышаныч һәм өмет белән караула-ры турында сөйли.
«ТАНЕКО» җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин конференциядә катнашучыларга 2017 ел өчен бурычлар йөкләде. Шуларның иң мөһимнәрен аерып та атады әле ул: производствоның промышленность һәм экологик иминлеген тәэмин итү; күләме, эшкәртелеш дәрәҗәсе һәм «якты» нефть продуктлары алу буенча расланган план нигезендә чимал эшкәртү; акрынайтылган кокслау һәм нафт сплиттеры җайланмаларын комплекслы эшләтеп карауны төгәлләү; тиз арада һәм яхшы сыйфатлы итеп ка-питаль ремонт уздыру һәм, шуннан соң, предприятиене биш елга бер үткәрелә торган ремонт аралыгында эшләүгә кү-черү. Төзелеш-монтаж эшеннән соң, нафт, керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмаларын комплекслы эшләтеп карау күздә тотыла.
Татарстан республикасы профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, үз докладларында, нефть эшкәртүчеләр эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
«Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов Татарстан нефтьчеләре өчен 2016 елның җиңелләрдән булмавы турында сөйләде.
Ул, санкция, нефть бәясенең төшүе кебек кырыс шартларга карамастан, Компаниянең уңышлы эшләгәнен дә ассызыклады. Моңа, әлбәттә, коллективның югары һөнәри осталыкка ия булуы нәтиҗәсендә ирешелгән.
«Нефть эшкәртү - безнең өчен алга таба да үсешнең мөһим бер этәргеч ноктасы булып кала», - дип искәртеп үтте Наил Мәганов. 2017 елда «ТАНЕКО» җәмгыятендә бик зур алты җитештерү җайланмасын сафка бастырырга кирәк. Сан ягыннан бу, хәтта, даими үсештә булган әлеге предприятие өчен дә бик күп.
Чыгышларда, шушы елның апрель-май айларында уздырылачак капиталь ремонтка да аерым басым ясалды.
Ахырдан, барысын йомгаклап, генераль директор түбәндәгеләрне әйтте: - «Татнефть» Компаниясе катлаулы икътисад шартлары белән беренче мәртәбә генә очрашмый. Без теләсә нинди кыенлыкны да җиңәрбез. Моның өчен безнең производство һәм технологик потенциал, ресурслар, ә иң мөһиме, сез - үз эшегез нечкәлекләрен белүче һәм квалификациягә ия белгечләребез бар.
Елена ТОКАРЕВА.
Радик Кутушев фотосы.
Реклама тәртибендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев