Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

19 сентябрьдә Түбән Камада шәһәр мэрын һәм район башлыгын сайлаячаклар

Дүшәмбе, 19 сентябрьдә, Түбән Камада Шәһәр Советы һәм район Советы сессияләре узачак.

Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сессияләрнең көн тәртибендә төп мәсьәлә каралачак:Түбән Кама шәһәре мэрын һәм Түбән Кама районы башлыгын сайлау.

Рамил Муллин да үз кандидатурасын тәкъдим итә алачак. 11 сентябрьдә өстәмә сайлауларда ул 9 нчы Шинник округы буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Шул сәбәпле, ул вакытыннан алда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан киткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев