Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

19 онык һәм 14 оныкчык: Түбән Кама районында яшәүче тыл ветеранына 95 яшь тулды

Әлфия Саттарова Кама Аланында яши.

Бүген Кама Аланында яшәүче тыл хезмәтчәне Әлфия Саттарова үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Вконтактедагы үз сәхифәсендә Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов хәбәр итте, дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Әлфия Саттарованы юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер теләп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. 

Әлфия Ярулла кызы Аксубай районында күп балалы гаиләдә туган. Өченче сыйныфта укыганда, сугыш башлана һәм Әлфия Ярулла кызы колхозга эшкә керә. Яшүсмер вакытында авыр эшләр башкара. Урманга йөри, басуда җир сөрә, печән чаба. 20 яшендә Үзбәкстанга китә, кияүгә чыга. Ире белән бергә алар 6 бала үстерә. «Балалары тормышта үз юлын тапкан инде. Хәзер аның 19 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар», — дип яза Ринат Сәлахетдинов.

Олы яшьтә булуына карамастан, Әлфия Саттарова әле һаман да җылы оекбашлар бәйли.

«Әлфия Ярулла кызын туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, шатлыклы көннәр, якыннарының җылысын һәм игътибарын тоеп яшәвен телим!» — дип котлады юбилярны Кама Аланы башлыгы.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X