Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

18 сентябрь барлык Россия халкы өчен бердәм сайлаулар көне. Безнең өчен киләчәк сайлауларның иң мөһиме – дәүләт Думасына депутатлар сайлау.

Битараф булмыйк Белгәнебезчә, безнең Республиканың дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар төркемен президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли. Кайбер тар карашлы кемсәләр әйтергә мөмкин, дәүләт Думасы бездән ерак, Мәскәүдә урнашкан, бездән башка да сайларлар әле, диеп. Минемчә, дәүләт Думасы составындагы безнең, депутатларның дәрәҗәсен, кем кемгә күпме тавыш бирү күрсәтәчәк. Кайсы депутатка тавыш...

Битараф булмыйк
Белгәнебезчә, безнең Республиканың дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар төркемен президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.
Кайбер тар карашлы кемсәләр әйтергә мөмкин, дәүләт Думасы бездән ерак, Мәскәүдә урнашкан, бездән башка да сайларлар әле, диеп. Минемчә, дәүләт Думасы составындагы безнең, депутатларның дәрәҗәсен, кем кемгә күпме тавыш бирү күрсәтәчәк. Кайсы депутатка тавыш бирү һәркемнең үз иркендә.
Барчабыз күреп торабыз, быел гына калабызда Тукай һәм Гаилә парклары ачылды, «Кызыл чишмә» яр буе төзекләндерелә, шәһәр һәм ишек алды юллары ремонтланды. Болай да матур шәһәребез күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Ә бу эшләрнең барсын да баш-
карып чыгарга Республика җитәкчеләренең, шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, зур күләмдә материал ярдәм күрсәтүе мөмкинлек бирде. Быел шәһәребез президентыбыз тарафыннан аерым игътибарга лаек булды дисәм ялгышмам кебек. Әгәр без бу сайлауларда пассивлык күрсәтсәк, җитәкчеләребезнең шәһәребез өчен эшләгән изге гамәлләрен оныткан кебек булыр иде.
Миңа, үз вакытында, күп тапкырлар сайлау участокларында комиссия әгъзасы яки рәисе булырга туры килде. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы, нинди генә сайлаулар булмасын, Республика шәһәрләре һәм районнары арасында тавыш бирү активлыгы буенча һәрдаим алгы сафта булды. Иманым камил, быелгы сайлауларда да шәһәрдәшләребез һәм райондашларыбыз иң актив сайлаучылар булырлар дигән өметтә калам.
Мәснәви Һадиуллин,
Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев