Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

150 меңенче балага – квартир

Узган сишәмбедә шәһәр хакимияте бинасында «Түбән Каманың 50 еллык юбилеена - 150 меңенче бала» акциясен оештыручылар матбугат киңәшмәсе уздырып, журналистларны әлеге чараның барышы белән таныштырдылар. Биредә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина, генераль иганәче булып торучы «Эссен» компаниясе вәкиле Лолита Лейко, шәһәр балалар дәваханәсе баш...

Узган сишәмбедә шәһәр хакимияте бинасында «Түбән Каманың 50 еллык юбилеена - 150 меңенче бала» акциясен оештыручылар матбугат киңәшмәсе уздырып, журналистларны әлеге чараның барышы белән таныштырдылар. Биредә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина, генераль иганәче булып торучы «Эссен» компаниясе вәкиле Лолита Лейко, шәһәр балалар дәваханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин, аның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Рөстәм Галиев чыгыш ясадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
 
Журналистларны, иң беренче чиратта, акциянең ни дәрәҗәдә «үтә күренмәле» булуы кызыксындырды. Ягъни әлеге сөйләшү кешеләрне бу чара хакында максималь мәгълуматландыру хакында барды.
 
Сүз дә юк, балаларның бу дөнь-яга килүләренең акцияләргә бернинди катнашы да юк кебек. Бер ана да теге яки бу чарада җиңеп чыгу өчен генә бала тудырмас. Хатын-кыз өчен бала табу - үзе олы бәхет. Шулай да, әлеге акциягә биреләчәк бүләк күпләрнең күңелләрен кытыклый булса кирәк - 150 меңенче балага яңа йорттан бер бүлмәле квартир билгеләнгән. Ә иң кызыгы, гадәттә, мондый бүләкле акцияләр, чараның төп сәбәпчеләреннән, ягъни булачак әниләрдән бигрәк, тирә-юньдәгеләрне күбрәк борчый. Шуңа күрә: «Эх минем балам иртәрәк туды шул!» яисә «Балага соңга калып узганмын бит», - дип уфтанучылардан тыш: «Тагын үзләренең туган-тумачасына булыр инде», - диючеләр дә юк түгел. Ләкин матбугат киңәшмәсендә катнашкан акцияне оештыру өчен җаваплы кешеләр, бу шикләрне тиз таратты. 150 меңенче бала дөньяга аваз салырга инде бик кыска вакыт кына калып барганлыктан, вакыйгалар агышының көне-сәгате генә түгел, минутлары белән дә журналистларның һәм теләгән башка кешеләрнең дә таныша алачагына ышандырдылар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев