15 апрельдән Түбән Каманың Корабельная урамындагы юл участогында ремонт эшләре башланачак
Эшләрне «Татавтодор»ның Түбән Кама филиалы башкара.

15 апрельдән Корабельная урамындагы Студенческая — Корабельная боҗрасыннан алып, Вокзал — Корабельная боҗрасына кадәр юл участогында капиталь ремонт башланачак.
Эшләрне «Татавтодор»ның Түбән Кама филиалы башкара, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте.
Шулай ук 15 апрельдән Тукай районындагы Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама трассасы участогы, шулай ук Түбән Кама районындагы Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама трасса участогы төзекләндереләчәк.
Машина йөртүчеләрдән эш алып барыла торган участокларда хәрәкәт иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев