Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Замана белән бергә атлый

27 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Исмәгыйль кызы Александрова нәкъ менә шундый сыйфатларга ия шәхес.

«Укытучы — оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул — оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул — яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән», — дигән танылган язучы С. Л. Соловейчик.

Әйе, укытучы һөнәре — чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә аны сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. 27 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Исмәгыйль кызы Александрова нәкъ менә шундый сыйфатларга ия шәхес.

Алсу Исмәгыйль кызы 27 ел педагогик стажы булган тәҗрибәле, тирән һөнәри белемгә ия, яңалыкка омтылучы укытучы. Ул бар көчен, иҗади сәләтен милли мәгарифне үстерүгә юнәлтә, белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеген яңарту юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Алдынгы укыту методикалары, технологияләре белән тирәнтен кызыксына һәм аларны өйрәнә, үз эшчәнлегендә куллана. Укытучы инновацион технологияләр, яңа алымнар ярдәмендә укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә җәлеп итә, укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү, коммуникатив компетенцияләрне булдыру максатыннан, үзенең эшчәнлегендә В. Н. Мещерякова авторлык системасын актив куллана. Тьютор, ягъни остаз буларак башка укытучыларга да яңа укыту алымнарын үзләштерергә ярдәм итә.

Алсу Исмәгыйль кызы — үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшчәнлек алып бара. Россия, регион, республика күләмендә уздырылган семинарларда, конференцияләрдә ачык дәресләр үткәрә, мастер-класслар күрсәтә, чыгышлар ясый. 

Ул — тынгысыз педагог. Аның Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында «Иҗади укытучы» номинацияседә җиңүе, «Ел укытучысы» муниципаль бәйгесендә беренче урын, Бөтенроссия «Туган тел» осталык дәресе бәйгесендә икенче урын яулавы моңа дәлил булып тора. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Укытучы-остаз», «Татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм итү» грантларында үзенең кыю идеяләргә бай проектларын тәкъдим итеп, җиңү яулады.

Без тәҗрибәле укытучы Алсу Александровага киләчәктә дә укучылары белән тыгыз бәйләнештә булып, аңлашып һәм укытучы һөнәренә тугры булып калуын телибез. Аңа һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар гына юлдаш булсын.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев