Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Уңышка ирешер өчен, эшеңне яратырга кирәк!»

Бүгенге катлаулы, балалар күпләп гаджетларга тартылган заманада аларда телебезгә, әдәбиятка кызыксыну уяту укытучылардан сабырлык, тирән белем сорый.

38 нче лицейның l нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Әсфән кызы Шәмсетдинова әнә шундыйлардан. Ләйсән Әсфән кызы иҗади, бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, кешелекне һәм җәмгыятьне алга барырга өндәүче, эрудицияле, өйрәнелгәннәр һәм ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, даими эзләнүче, бай эчке дөньялы һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш энергияле, үз эшен яратып башкаручы, татар теленең киләчәгенә битараф булмаучы шәхес.

Тел мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә, Ләйсән Әсфән кызы үз эшендә телне саклау, аны үстерү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләүне, халкыбызга, милләтебезгә булган мөнәсәбәтне күрсәтүне төп максат итеп куя. Ләйсән Шәмсетдинова дәресләрдә укучыларның сөйләм телен үстерүгә һәм чын милли җанлы шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирә, балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, һәр укучы күңеленә әхлакый төшенчәләрне салу бурычы белән эшли. Шулай ук ул үткәргән сыйныфтан тыш узган чараларда да татар теленә мәхәббәт уяту беренче урында тора.

Үзе укыткан фәнгә кызыксынуны арттыру максатыннан Ләйсән Әсфән кызы сыйныфтан тыш зур эш алып бара. Аның укучылары — татар теленнән үткәрелгән шәһәр олимпиадаларында җиңүчеләр, төрле иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашып, дәрәҗәле урыннар алучылар. Ләйсән Шәмсетдинова укучыларның гына түгел, аларның әтиәниләренең, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек булган тәҗрибәле, мәртәбәле, кешелекле укытучы. Аның турында хезмәттәшләре, укучылары бары тик җылы сүзләр, уңай фикерләр генә җиткерә.

«Балаларның хөрмәтен яулар өчен эшеңне теләп һәм яратып башкарырга, вакытыңны кызганмаска, сайлап алган һөнәреңә тугры калырга кирәк», — ди 24 ел педагогик стажы булган педагог. 

Тырышлык, эзләнү, эшкә иҗади мөнәсәбәт — аның төп стиле. Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын, тормыш юлыгызда сөенеч-шатлыклар күп булсын, Ләйсән Әсфән кызы.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев