Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучым һәрвакыт исемдә!

28 нче мәктәпнең I категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Гөлсара Минрәхим кызы Мингәрәева балаларда телебезгә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уятуда көчен дә, вакытын да кызганмый.

Укытучыларны еш кына икенче әниләр дип әйтәләр. Чөнки алар балаларга белем биреп кенә калмый, ә дөньяга карашларын да формалаштыра, аларда мөстәкыйльлек, жаваплылык тәрбияли. Яраткан укытучыларына укучылары борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итәләр, шатлыкларын уртаклашалар, кирәк чакта курыкмыйча ярдәм сорап киләләр. 

Гөлсара Мингәрәева — иҗади укытучы. Ул дәресләрдә балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, сөйләм теле үстерү өстендә яңадан-яңа алымнар, ысуллар кулланып эшли. Укытучының һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч үтә, балаларны кызыксындыру өчен, төрле уен элементларын да урынлы куллана, куйган максатына ирешә ул. Гөлсара Минрәхим кызының укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле иҗади конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Мәшһүр шагыйребез язган: «Балаларның теле кыңгырау, гел чыңгылдап ява мең сорау, барысына да җавап бирәсез...», — дигән сүзләр нәкъ менә аның дәресләренә атап язылган кебек. 

Г. Мингәрәева төп эше, мәктәптә сабыйларга белем бирүдән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул инде җиде ел мәктәптә профсоюз оешмасын җитәкли, 25 ел буе сыйныф җитәкчесе булып тора. Аның элекке укучылары, шактый еллар узса да, укытучы апаларын онытмыйлар. Язны сагынып кайткан карлыгачлар кебек, кайткан саен мәктәпкә кереп, Гөлсара Мингәрәеваның хәлләрен белешеп китәләр.

Укытучының эше дәүләтебез тарафыннан да югары бәяләнде. Моны төрле елларда алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары раслый. 

Бүгенге көн укытучысына зур җаваплылык — замана таләпләренә туры килердәй, нанотехнологияләрне яхшы үзләштерүче белемле, шул ук вакытта кешелекле, башкалар кайгысына битараф булмаган яшь буын вәкилләрен тәрбияләү бурычы тора. Һәм бу искиткеч җаваплы, тынгысыз һәм катлаулы, олуг һәм мәртәбәле эшендә уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев