Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучы кулында — тормыш чәчәкләре

Мөгаллим! Укытучы! Нинди матур, аһәңле сүзләр бу.

Мөгаллим! Укытучы! Нинди матур, аһәңле сүзләр бу. Баланың күңеленә үтеп керә торган сүзләр табып, үзеңнең һөнәреңне яратып эшләүгә ни җитә.

15 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхмәт кызы Хәлиуллина мөгаллимнәр гаиләсендә туа. Әтисе тарих фәнен укыткан, әнисе татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Әлфия кечкенәдән үк, әнисе дәфтәр тикшергән вакытта, аның тирәсендә бөтерелә торган була. Кечкенә кызый белем дөньясына чумып, үзе дә шул дәфтәрләрне тикшереп карыйсы, әнисе кебек укытучы буласы килә. 

Мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Алабуга каласына юл тота Әлфия. Исәбе — әти-әнисе кебек үк укытучы булу. Педагогия институтын тәмамлап, Түбән Кама шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 

Әлфия Әхмәт кызы укучыларына һәрчак игътибарлы, зирәк остаз, компетентлы, җаваплы, үз эшен һәрвакыт бирелеп эшли торган укытучы. Ул үзенең педагогик сәләте, һөнәри осталыгы, күңел җылысы аша укучыларны туган телнең бар байлыгын һәм матурлыгын тоярга өйрәтә. Мәктәптә эше никадәр күп булса да, ә укытучының эше әле өенә дә ияреп кайта, иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба ул. Ә. Хәлиуллина «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, аның шигырьләре челтерәп аккан чишмә кебек, аһәңле. Мөгаллим үзенең төп эше — балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүне онытмыйча, иҗаты аша да укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт уятырга омтыла. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә булырга тиешле әхлакый нигезләрне үз тормыш үрнәге аша күрсәтергә омтыла Әлфия Әхмәт кызы.

40 ел мәктәптә тырышып һәм күңел биреп эшләвенең күрсәткече булган күпсанлы Мактау кәгазьләрен кадерле истәлек итеп саклый мөгаллим. Ул бит әле Бөтенроссия бәйгесендә «Безнең иң яхшы укытучы» грантына ия булган шәхес. Укучылары да шәһәр һәм төбәк олимпиадаларында призлы урыннарны яулый. 

Күпләрнең яраткан укытучысы әле бүген дә сафта. Ул мәктәпне тәмамлаган укучылары белән дә аралаша, аларга тормыш мәктәбе буенча үзенең киңәшләрен бирә. Укучылары да укытучы апаларын бары тик яхшы яктан гына искә алып, «ул безнең укытучы», — дип сагынып сөйлиләр.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев