Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучы эше җиңел түгел

Рәфидә Әслах кызы Шәйхетдинова 31 нче мәктәпнең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бүгенге вәзгыять ана теле укытучыларыннан зур тырышлык һәм осталык таләп итә. Замана балалары күбрәк интернетка һәм виртуаль дөньяга тартылганда, аларны үз фәнең белән кызыксындыру өчен яңаданяңа технологияләр кулланып, укучыларның мавыгуларын ачыклап, аларны үз итеп эшли белү мөһим. 

Рәфидә Әслах кызы Шәйхетдинова 31 нче мәктәпнең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул дәресләрен нәтиҗәле, кызыклы итү өчен һәрдаим яңалык кертергә, гадәти булмаган дәресләр үткәрергә тырыша. Укучыларында милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләүне беренче урынга куя. Чөнки халкыбызның үз тарихы, данлы юлы, гасырлардангасырларга күчеп килгән телебез, милли йолаларыбыз, мәдәниятебез бар. «Халкыбызның мәдәни мирасы белән укучыларны таныштырып, алар күңеленә милли орлыклар салсак, балалар күңелендә ана теле белән кызыксыну уята алсак — эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз», — ди педагог. 

Килешәсездер, материал мавыктыргыч һәм аңлаешлы, мөгаллиме дә игътибарлы һәм мөлаем булса — укучының да күңеле үсә, ана теленә мәхәббәте арта. Дәресләрдә бирем биреп кенә, яңа материалны өстән-өстән генә аңлаткан укытучы балаларда хөрмәт уята алмый. Ә ачык күңелле Рәфидә апалары яныннан укучылары тәнәфесләрдә дә китмиләр, мәгълүм җырдагыча сораулар биреп, үзләре турында сөйләп туймыйлар. 

Рәфидә Шәйхетдинова шәһәребездә татар теле укытуда инновацион ысулларны практикага кертү буенча эксперимент оештыручы практик, татар теле һәм әдәбиятын укытуда системалы эшчәнлек алымнарын кертү буенча шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен остаз. Укытуга керткән технологиянең нәтиҗәлелеге укучыларының муниципаль предмет олимпиадаларында һәм иҗади конкурсларда җиңүләре белән дәлилләнә. Рәфидә Әслах кызы укучылары арасында «Илһамият» халыкара бәйгесе, Тарас Шевченко һәм Габдулла Тукайның шигъри әсәрләрен иң яхшы укучылар төбәкара конкурсы, «Тукай шигырьләрен яттан сөйлә» һәм «Җәлил укулары» бәйгеләре җиңүчеләре һәм призерлары бар.

Укытучы өчен иң кадерлесе, иң әһәмиятлесе, иң зур куаныч — күп еллар үткәч тә, кайчандыр үзең укыткан укучының елмаеп килеп исәнләшүе, хәлләр белешүе. Менә шул ихлас сүзләр күңелне җылытырга җитә. Ул яктан Рәфидә Әслах кызы бик бәхетле, ярты гасырга якын мөгаллимлек чорындагы укучылары аны әле дә хөрмәтли — әллә каян танып, аралашалар, онытмыйлар, бәйрәмнәрдә котлыйлар. Үзеңнең кирәкле, якын кеше икәнеңне тою бәхет түгелмени?!

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев