Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Укытучы — артист та, рәссам да...»

Укытучы күпләр күңелендә балачак, яшүсмер чор, яшьлек еллары белән истә кала.

Уйлап карасаң, бар һөнәрләр дә кирәкле һәм мактаулы. Тегүче — кием тегә, пешекче — ашарга пешерә, табиб — кешеләрне дәвалый... Тик һөнәрләрнең дә һөнәре, иң мөһиме — укытучы һөнәре дигән сүзләр белән килешәсездер? Чөнки алда телгә алган һәм, гомумән бар һөнәргә өйрәтүче — укытучы, мөгаллим, остаз...

Укытучы күпләр күңелендә балачак, яшүсмер чор, яшьлек еллары белән истә кала. Ул балаларга көн саен, кайвакыт сиздермичә дә, гел ярдәм итеп тора, чын күңелдән белем бирә. Укытучы һөнәр сайларга, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итә. Игелекле һәм гадел, үз фәнен яраткан, балаларга хөрмәт белән караган укытучы белем бирсә — бу зур бәхет. Яхшы укытучыны укучылары еллар узгач та онытмаячак. Яраткан мөгаллиме турында гомер буе искә алып, танышларына, балаларына гына түгел, оныкларына да сөйләячәк. 

Ике дистә елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Сиринә Әсхәт кызы Һадиева да шундый белемле, кешелекле педагог. Ул мәктәптә укыганда ук инде үзенең булачак һөнәрен төгәл белә — укытучы булачак! Бу һөнәрне үз итүе очраклы түгел: әнисе гомер буе туган авылы мәктәбендә педагог, Сиринә Әсхәт кызы — укытучылар династиясен дәвам итүче. Алабуга дәүләт педагогия институтының иң тырыш студенты була Сиринә. Нәтиҗәдә югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлап, татар теле һәм әдәбияте укыта башлый. 

Түбән Кама шәһәренең 31нче урта мәктәбенең иң хөрмәт казанган укытучыларының берсе ул. Мәктәптә дәвамлы эшләүнең югары нәтиҗәлелеге укытучының яшь чагында үз һөнәрен дөрес сайлаганын исбатлый. 

Татар теле укытучыларының һөнәри берләшмәсе укытучыбызның эшчәнлек нәтиҗәләрен бик югары бәяли: Сиринә Әсхәт кызы — туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы укытучыларның республика грант конкурсы җиңүчесе, «Өлкән укытучы» номинациясендә «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм» гранты җиңүчесе, «Иң яхшы туган тел укытучысы» номинациясендә «Ел укытучысы» муниципаль конкурсы лауреаты. Укытучы шундый зур нәтиҗәләргә ирешкән икән, бу аның укытуда алдынгы технологияләрне кулланып, эзләнеп, тырышып эшләве нәтиҗәсе. С.Һадиева соңгы өч ел дәвамында татар теле олимпиадасының муниципаль этабында алты призер һәм җиңүче әзерләде, республикакүләм этабында призер әзерләү өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Сиринә Әсхәт кызының күпьеллык эш тәҗрибәсе мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәдә актив кулланыла: ул мәктәп музее активы әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган беренче сыйныфлар өчен татар теле буенча дистанцион дәрес эшкәртмәләре әзерләү буенча муниципаль педагогик остаханәдә катнашучы, «Мәгариф киңлегендә традицион мәдәният» Федераль инновацион мәйданчыгы әгъзасы.

Сиринә Әсхәт кызы — тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы, үз эшен яратучы һәм белүче педагог, сизгер һәм игътибарлы кеше, игелекле һәм ярдәмчел хезмәттәш.

Язмамны тәмамлап, Сиринә Һадиеваның укучыларының җылы сүзләрен җиткерәсем килә: «Сезгә чын күңелебездән рәхмәтләр җиткерәбез! Безне олы тормышка алып баручы дәресләр һәм белемнәрегез өчен рәхмәт. Кайчакта шаярып алганда, сүз тыңламаган чакларда да сез безгә кояш нурлары кебек якты һәм җылы булып калдыгыз. Сез искиткеч педагог! Бәхетле булыгыз! Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез».

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев