Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Укучыларымны һәм эшемне яратам»

Шәһәребезнең 13 нче гимназия-интернатында Илсөя Фәттахова бүгенге көн таләпләренә туры китереп, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүче, аларны һәрьяклап ачучы укытучыларның берсе.

Сезнең һәркайсыгыздан «Укытучы нинди булырга тиеш?», — дип сорасак, «Укытучы ягымлы, игътибарлы, кешелекле, үз фәнен яхшы белергә һәм балаларны яратырга тиеш», — дип җавап бирерсез. 

Шәһәребезнең 13 нче гимназия-интернатында 1994 нче елдан бирле балаларга белем бирүче Илсөя Илһам кызы Фәттахова әнә шундыйлардан. Илсөя Фәттахова бүгенге көн таләпләренә туры китереп, үзенең фәнен югары дәрәҗәдә яхшы белүче, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаучы, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүче, аларны һәрьяклап ачучы укытучыларның берсе. Ул югары нәтиҗәләргә ирешер өчен бар күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Педагог укучыларының күңел халәтен, сәләтен, талантын күреп алып, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә тырыша. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне кабул итеп, заман белән бергә атлый, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итә.

Әлбәттә, нәтиҗәләр дә куанычлы: Илсөя Илһам кызының укучылары төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгышлар ясап, зур үрләр яулый, төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында җиңүчеләре дә байтак. Укытучы үзе дә һөнәри бәйгеләрдә актив катнаша: ул 2011-2014 елларда «Иң яхшы укытучы» грантына ия булды, ә 2016 нчы елда Мәгариф милли проекты гранты җиңүчесе исемен яулады. 

Илсөя Фәттахова бүгенге көндә дә яшь буынга белемтәрбия бирү өлкәсендә армыйталмый хезмәт куя, үзенең бөтен тырышлыгын, көчен, барлыгын балаларга бирә. Хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяләп, Татарстан Республикасының «Белем бирү өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләде. 

Укытучы балаларны укытып кына калмый, үзе дә гомер буе белемен күтәрү өстендә эшли. Үткәрәчәк дәресен файдалы һәм укучыларына кызыклы булсын өчен төрле эзләнүләр алып бара. 

Ә инде аның тырышлыгы укучылары тарафыннан да югары бәяләнсә — бу мөгаллим өчен иң зур бәхет була.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев