Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Түбән Кама районы Каенлы авылында мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылары белән очрашу кичәсе үткән

Әлеге кичәдә лаеклы ялдагы укытучылар да, бала күңелендә аеруча тирән эз калдыручы беренче укытучылар да искә алынды.

Үтеп баручы ел Россиядә «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителгән иде. Инде ел да азагына якынлашты. Без, мәдәният хезмәткәрләре, «Укытучылар һәм остазлар» елын йомгаклап, Каенлы гомумбелем бирү мәктәбе укытучыларын һәм төрле елларда мәктәпне тәмамлаган талантлы укучылары белән очрашу кичәсе үткәрдек. 

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Галимме, гади ташчымы, космонавтмы, игенчеме — барысы да укытучы хезмәте алдында баш ия. Юкка гына әледән-әле елны укытучыларга багышламыйдыр ил җитәкчеләре.

Мөгаллимнәр һәм без — мәдәният хезмәткәрләре бергәләп яшь буынны тәрбиялибез, алар белемле, әхлаклы булсыннар, гореф-гадәтләребезне, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнсеннәр, үзләреннән соң киләсе буынга да җиткерерлек булсын дип тырышабыз. Тырышлыкларыбыз бушка китмәс дип ышанабыз. 

Каенлы мәктәбе төрле чорлар кичерде: сигезьеллык, унъеллык урта мәктәп, унберъеллык урта мәктәп, гомуми белем бирү мәктәбе... Анда һәрвакыт үз эшенә бирелгән фидакарь укытучылар эшләде һәм эшли. Хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә башлап җибәрүче, яисә дәвам итүче укытучыларыбыз шактый. Бүгенге көндә 14 укытучының 9 ы шушы мәктәпне тәмамлаган. Гомумән алганда, мәктәбебезне тәмамлаган укучыларның 100 гә якыны укытучы һөнәрен сайлаган, төрле елларда, төрле мәктәпләрдә балаларга белем биргән һәм әле дә белем бирә. Укытучының бөтен гаиләсе мәктәп тормышы белән яши. Ә инде гаиләдә икең дә шул мәктәптә эшләсә, бу тормыш икеләтә үзенчәлеклегә әйләнәдер. Андый парлар мәктәп тарихында унбишкә җыела. 

Әлеге кичәдә лаеклы ялдагы укытучылар да, бала күңелендә аеруча тирән эз калдыручы беренче укытучылар да искә алынды. Каенлы мәктәбе тарихында бала күңелен, аның эчке дөньясын, омтылышларын аңлап эшләгән сизгер күңелле укытучылар күп булды. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем җыр аша да, бию теле, сәхнә теле белән дә үзләрен укыткан укытучыларына олы хөрмәтен җиткерде. Ә инде бөтен укытучылар коллективының сәхнәгә чыгып бүгенге мәктәп тормышыннан тамаша — театраль күренеш күрсәтүе һәркемнең күңеленә хуш килде.

Миңа калса, укытучыларның хезмәте элек-электән авыр булган: дәфтәрләр тикшерәсе, дәрес бирәсе, аның өчен яхшылап әзерләнәсе, ата-аналар җыелышы, класс белән җитәкчелек итәсе, диктант, инша, тест, зачет, имтихан, аларга укучыларны әзерләү, агитатор булу, өстәвенә тыңлаусыз балалар. Булды, булды, андыйлар да булды. 

Еллар үткән саен яңа технологияләр кертү укытучы хезмәтен җиңеләйтәчәк, дигән фаразлар да чынга ашма ды. Укыт у чыларның эшмәшәкатьләре кимемәде, киресенчә, арта тора: инновация, компьютерлаштыру, ЕГЭ, ОГЭ, Грант, Проект язу, тегенди план, мондый план, аларның отчетлары, төрле-төрле тикшерүләр, сайтлар алып бару... Шулай да укытучылар барыбер мәктәпне ташлап китми. Чөнки алар — фидакарьләр, үзләре укыткан балалар мәхәббәтен яулыйлар. Тик коллективка яшьләр өстәлми, бер укытучы берничә фән укытырга мәҗбүр. Педагогия институтларын тәмамлаган яшьләр кая китә икән? Бәлки, совет чорындагы мәҗбүри 2-3 ел эшләү законын кире кайтарыргадыр? 

Декабрьнең иң са лкын киченә туры килгән бу кичә бик җылы үтте. Суыктан курыкмыйча, чакырылган кунакларыбыз да кайтты, авыл халкы да җыелды.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев