Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Гамәлләребез һөнәребезгә туры килсен иде!»

Динара Хилазова Түбән Камадагы 38нче лицейның l нче категорияле, тәҗрибәле укытучыларының берсе

Күп кенә кызлар, балалар бакчасына йөри башлаганнан алып, мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда тәрбияче, укытучы булырга хыяллана һәм үзара уйнаганда да «укытучылы» уйный. Үсә-үсә аларның күбесе бу балачак хыялларын үзгәртә һәм башка һөнәр сайлый. Ә менә Динара Хафиз кызы укытучы булам дигән хыялына тугры кала. 

Динара Хилазова Түбән Камадагы 38нче лицейның l нче категорияле, тәҗрибәле, актив, үз эшен яратып башкаручы, татар теленең язмышына, киләчәгенә битараф булмаган укытучыларның берсе. «Ни өчен укытучы һөнәрен сайларга уйладыгыз?» — соравына: «Чөнки укытучы иң кирәкле, гаҗәеп һөнәрләрнең берсе», — дип җавап кайтарды ул.

— Ә чын укытучы нинди булырга тиеш? 

— Игелекле булырга тиеш! Балаларны һәм үз һөнәреңне яратырга кирәк, — диде Динара Хилазова. 

Әле чагыштырмача яшь укытучы булуына карамастан, Динара үз фәнен ихластан яратучы, татар теле укытучысы дигән исемгә лаек педагогларның берсе. Ул чын шәхес үстерүдә, балаларга үз туган телләренә ихтирамлы караш, кызыксыну уятуда бик күп көч куя. Аның һәр дәресе, сыйныфтан тыш үткәргән чаралары нәкъ менә шушы максаттан чыгып оештырыла да. 

Мөгаллимнең дәресләренә балалар бик теләп, яратып йөриләр. Динара Хафиз кызы дәресләрен, төрле заманча технологияләр, алымнар кулланып оештыра. Остаз балаларга халкыбызның гореф-гадәтләре, милли киемнәре, ризыклары, җырлы биюләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли. Укытучы үзенең укучылары белән күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулый.

Аның турында укыткан фәнен югары дәрәҗәдә белүче, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаучы укытучы, үз һөнәренең остасы дип әйтергә була. Динара Хафиз кызына аның катлаулы, ләкин шул ук вакытта бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бик файдалы эшендә зур уңышлар телибез.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев