Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Балалар халкыбызның үткәнен белергә тиеш...»

Рузилә Рәшит кызы Мөбарәкшина шәһәрнең 32 нче гимназиясенең беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрендә укучыларны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтә, телебезгә ихтирам тәрбияләүне максат итеп куя.

Рузилә Рәшит кызы Мөбарәкшина шәһәрнең 32 нче гимназиясенең беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы. Ул — укыту методикасын яхшы белгән, һәр эшкә иҗади якын килүче, балаларны яратучы һәм хөрмәт итүче, намуслы, оста педагог. Рузилә Рәшит кызы дәресләрендә белем һәм тәрбия бирүне бердәй алып бара, сыйныфтан тыш чаралар үткәрүгә, балаларда патриотик тойгылар формалаштыруга зур әһәмият бирә. Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны үз эшендә беренчеләрдән булып куллана. Дәресләрендә В. Н. Мещерякова методикасын, «Сәлам» укыту-методик комплекты элементларын, милли төбәк үзенчәлекләрен куллана, халык педагогикасына таяна. 

Рузилә Рәшит кызы шәһәр, төбәкара, республика, Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурс, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Бу җиңүләре — аның нәтиҗәле эшләвенең күрсәткечләре.

«Оясында ни күрсә — очканында шул булыр», дигәндәй аның 4 нче сыйныфта укучы улы Илгиз дә әнисеннән калышмый, аны уңышлары белән сөендерә. Гаиләдә Илгизне туган телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган шәхес итеп тәрбиялиләр. Укучы Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Шенталинский укулары» фәнни-гамәли конференциясендә — җиңүче исеменә, «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» Бөтенроссия форумында — 3 нче урынга, академик А. К. Вәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә лауреат исеменә, республика күләмендә үткәрелгән С. С. Молодцов исемендәге фәнни-гамәли конференциядә һәм башка бик күп бәйгеләрдә катнашып җиңүче исеменә лаек булды. 

«Балалар үз халкының үткәннәрен белергә, алардан үрнәк алып, киләчәккә омтылып яшәргә тиешләр», — дип саный Рузилә Рәшит кызы һәм бу өлкәдә үзе шәхси үрнәк күрсәтә. Юкка гына бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», — димәгәндер.

Резедә Исмәгыйлева
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев