Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Әниләр кебек мөлаем була белик»

Тәрбияче һөнәре — авыр, җаваплы хезмәт.

Мин Татарстанның бик тә гүзәл бер почмагы, Әгерҗе районы Көчек авылыннан. Апам һәм энем бар. Әтием гомер буе колхозда комбайнер-механизатор, ә әнием медпунктта шәфкать туташы булып эшләде. Гаиләбезнең иң өлкән кешесе — әтиебезнең әнисе, әбиебез төпле, акыллы киңәшләре белән безне тәрбияләүдә зур өлеш кертте.

Әти көнне-төнгә ялгап колхозда тир түгеп эшләде, ә әни авыл халкына ярдәм кулы сузарга ашкынып торды. Без, балалар, аларның ярдәмчеллеген, тырышлыгын күреп, тоеп үстек. 

Авылыбызда унберенче сыйныфны тәмамлагач, Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең педагогика көллиятенә укырга кердем. Анда тәрбияче һәм музыка җитәкчесе һөнәренә укып, кулга кызыл диплом алгач, белемемне тагын да арттыру максатыннан, Удмуртия Дәүләт Университетының логопеддефектолог бүлеген тәмамладым.

Хезмәт юлым Ижау шәһәренең 132 нче балалар бакчасында башланып китте. 2016 елны сөйгән ярым Айнурга кияүгә чыгып, Түбән Камага күчеп килдем. Бүгенге көндә улыбыз Нурсултаныбызны үстерәбез. Гаиләбездә борынгы гореф-гадәтләрне саклап, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларыннан арынып, үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклап, һәр эшне теләп, киңәшләшеп һәм яратып бергә башкарабыз. Яллар җиткәч, авылга, әти-әниләр янына кайтып, булышып килергә дә вакыт табабыз. Мин Түбән Камада да тәрбияче эшен сайладым, 16 нчы балалар бакчасында татар һәм рус телен өйрәтү тәрбиячесе булып эшлим. 

Тәрбияче һөнәре — авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт. Минемчә, тәрбияче өчен мөһим әйбер — балаларны ярату һәм хөрмәт итү. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти-әниләрне исән-сау күрү, үз ана телем — татар телендә аралашу, аларны сәламләү — нинди зур бәхет бит ул! 

Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы — ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнең ялгыш түгеллеген аңлыйсың, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың. Мин татар телен өйрәтү тәрбиячесе булуым белән горурланам! 

Төрле чараларда, олы сәхнәләрдә чыгыш ясап диплом, Мактау грамоталарына ия булдым. 2022 елны Татарстан Республикасында эшләүче яшьләр иҗатының XI еллык ачык республика телевизион «Наше Время — Безнең Заман» фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләндем. 

Ә бүгенге көн яшьләренә мин бервакытта да эштән курыкмаска, башыңны түбән имәскә киңәш итәр идем. «Мин булдырам», — дип, кыю адымнар белән алга атларга кирәк. Синең алдыңда бер ишек ябык икән, икенче якта һәрвакыт ачык, шуңа тукталып калырга ярамый. Тормышны яратып, ямь табып яшәргә кирәк.

Озакламый безнең һөнәри бәйрәм — Тәрбиячеләр көне якынлаша. Шул уңайдан хезмәттәшләремне һәм барлык тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлыйм. Авыр һәм катлаулы эшебездә уңышлар, югары нәтиҗәле уку елы, тәртипле, игелекле балалар, мәрхәмәтле ата-аналар телим.

Эльвира Илдарханова, 16 нчы балалар бакчасының татар һәм рус теле тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев