Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Әниләр кебек якын һәм кадерле

Рәмзия Хәйруллина 1993 елдан бирле шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә башлангыч сыйныфларны укыта.

Каен кызлары иңнәренә салган яшел шәлләрен әкренләп сары төслесенә алмаштырган көннәрнең берсендә, җәй буе балалар тавышы ишетелмәгән мәктәпләрдә, беренче кыңгырау чыңы ишетелә. Әле май ахырында гына биш ел буе яратып йөргән тәрбияче апаларыннан аерылган бакча балалары мәктәп бусагасын атлап керә. Йөзләрендә кызыксыну, шул ук вакытта бераз гына курку да сизелә кебек. Шулай булмыйча, аларны тәрбияче апалары яратып каршы ала, кочаклап озатып кала, килми калган көннәрне дә сүз әйтүче юк иде... 

Тик сабыйларның борчулары юкка. Чөнки биредә аларны Рәмзия Әхәт кызы Хәйруллина кебек ачык йөзле, мөлаем апалары каршы ала. Әниләре кебек ягымлы, чәчләреннән сыйпап юатучы, шул ук вакытта укуыңны онытып күбрәк шаяра башласаң, мавыктыргыч итеп белем иленә алып кереп китүче мөгаллим булганда курку юкка булган икән. 

Рәмзия Хәйруллина 1993 елдан бирле шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә башлангыч сыйныфларны укыта. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. Беренче тәҗрибәсе балачакта ук башлана. «Авылда бәбкә сакларга чыккан урам балаларын утыртып, «укыта» идем. Бәләкәй укытучы апа дип йөртәләр иде. И-и, шатлана идем шуны ишеткәч, — дип, балачак хатирәләрен искә алды Рәмзия Әхәт кызы.

— Сайлаган һөнәрем җиңел түгел, ләкин укучыларымның ирешкән уңышларында минем дә өлешем булганга шатланам», — ди тәҗрибәле остаз.

Үз эшен һәм укучыларын чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә Рәмзия апалары. Әйе, башлангыч сыйныф укытучыларына зур җаваплылык йөкләнә. Алар нәниләрне хәреф танырга өйрәтә, күңелләренә беренче гыйлем орлыклары чәчә, мәктәптән күңелләре бизмәс өчен зур тырышлык куя. Шул ук вакытта үзләре дә укучылары кебек бала күңеле белән яшиләр кебек... 

Башлангыч сыйныф кына булса да, Рәмзия Әхәт кызының укучылары төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Мөгаллимнең үзенең казанышларын саный башласаң шактый озакка китәр. Шуңа күрә, аларны санап тормыйча, бары тик халыкара проектта җиңүчеләр рәтендә булуын гына әйтеп үтик. 

Укытучының эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык: дәресләргә әзерләнү белән беррәттән тәрбия сәгатьләре уздыру, очрашулар, бәйрәмнәр әзерләү, ачык дәресләр үткәрү, төрле бәйгеләрдә катнашу — исәбенә чыгарлык түгел. Әле боларга өстәп, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша Рәмзия Әхәт кызы. Ул башлангыч сыйныф укытучылары район берләшмәсенең актив әгъзасы. 

Укучыларына белем бирү белән беррәттән үзара дуслык, татулык хисләре тәрбияләүдә дә зур көч куя педагог. Бәлки, шул шәхси вакытын кызганмыйча, укучылары өчен яныпкөеп йөргәнгәдер, кечкенә булсалар да үзара дус, тату аның укучылары. Һәм әлбәттә, уңышка ирешүнең тагын бер сере — ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору. Бергәләп үткәрелгән җыелышлар, ачык дәресләр, төрле кичәләр, очрашулар — болар барысы да сыйныфның дуслыгын, бердәмлеген ныгыта. 

Гаиләдә дә ире Халитнең ныклы тормыш иптәше, таянычы һәм терәге ул. Уллары Казан шәһәрендә эшләп, укуын дәвам итә. 

Октябрь ае — бәйрәмнәргә бай ай. Шулар арасында иң кадерлесе — балалар күңелләренә яхшылык орлыклары сибүче, белем иленә җитәкләп алып керүче, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызның һөнәри бәйрәме. Аларга бу авыр катлаулы һөнәрләрендә уңышлар, сабырлык, түземлек, телик.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев