Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

48 ел педагогик стажы булган Гөлнур Галәвиева: «Мин бәхетле кеше»

Гөлнур Илсөяр кызы үзе укытып чыгарган укучылары белән хәбәрләшеп тора, аларның уңышларына шатлана.

Гөлнур Илсөяр кызы Галәвиева — Татарстанның атказанган укытучысы, мәгарифнең мактаулы хезмәткәре, 48 ел педагогик хезмәт стажы булган укытучы, җитәкче үзенең тормышын биология фәне белән бәйләячәген инде мәктәп елларының алтынчы сыйныфында укыганда ук тәгаен белгән. 

Табигатькә, кошларга, бөҗәкләргә мәхәббәт, тирә-юньне яшеллеккә, гөлчәчәккә төрү теләге табигать кочагында үскән Гөлнурда кечкенәдән башлана. Боларның барысына да биология укытучысы сәбәпче була. Бик мавыктыргыч итеп, тәҗрибәләр ясап үткәрә дәресләрен укытучы апасы — кыз белемен үстерү максаты белән биология түгәрәгенә йөри башлый. 

Биологиядән район олимпиадасында җиңгәч, аңа бронза медаль һәм кролик (куян) бүләк итәләр. Әти-әнисе өйдә куянга почмак бүлеп бирә, Гөлнур аны бик теләп карый. 8-9 сыйныфларда укучылар мәктәпнең тәҗрибә участогында чөгендер, кәбестә, кишер үстерәләр, электрик, тракторчы һөнәрләрен үзләштерәләр. 

Биология фәненә мәхәббәт Гөлнурны Казан педагогия институтына алып килә. Әнисе дүрт баланы ялгызы тәрбияләү сәбәпле (әтисе Илсөяр Гафиятулла улы яшьли якты дөньядан китә), Гөлнур институтта читтән торып укый һәм үзе укыган мәктәптә биология, химия фәннәрен укыта. Мәктәп зур, анда меңнән артык укучы, унынчы чыгарылыш сыйныфларында бишәр сыйныф була. Бу мәктәптә Гөлнур Илсөяр кызы унбиш ел эшли, яратып хезмәт куя, мәктәпнең тәҗрибә участогын җитәкли, укучыларында биология, химия фәннәренә мәхәббәт уята. 

Тормышында яхшы терәк — булачак ирен дә шушы мәктәптә очрата Гөлнур Илсөяр кызы — 1972 елда мәктәпкә Казан педагогия институтын тәмамлап яшь белгеч, химия, биология фәннәре укытучысы Нургазиз Нургали улы кайта. Гөлнур белән Нургазиз арасында мәхәббәт уты кабына һәм 1973 елда гаилә барлыкка килә.

Яшьләр ялкынланып эшлиләр. Гөлнур Илсөяр кызының укучылары район, республика, ил күләмендә уздырылган олимпиадаларда җиңү яулый. Яшелчәләрне үстерү ысулларының фәнни нигезләмәсен һәм аларның уңышларын берничә тапкыр Мәскәүгә ВДНХ га җибәрәләр. Укучылары анда да җиңү яулый. Яшел патрульләр слетында, яшелчәчеләр слетында катнашалар. Укучылар, фәнни эшләре буенча уңышлы чыгышлар ясап, җиңү һәм призлы урыннар алалар. Ә алдынгы укучы Резедә Шакирова «Орленок» лагерена путевка белән бүләкләнә.

Яшьләр шәһәре Түбән Кама 1984 елны педагоглар гаиләсен монда тартып китерә. Алар икесе дә эшләрен укытучы булып эш нәтиҗәләре буенча данлыклы 7 нче мәктәптә дәвам итәләр. Тиздән Нургазиз Нургали улы 21 мәктәпкә директор итеп билгеләнә, ә Гөлнур Галәвиевага Яшь натуралистлар станциясе директоры вазифасы йөкләнә. 

Станция шәһәр мәктәпләре белән тыгыз элемтә урнаштыра. Шулай ук шәһәр һәм республика экология үзәкләре, бүлекләре, администрация, предприятиеләр белән берлектә укучылар уңышлы фәнни эшләр башкаралар. Аларны шәһәр газеталары даими яктыртып бара. Станция 1998 елдан алып «Экология-биология үзәге» дип атала. Нинди генә җәнлекләр булмый анда — ташбака, куян, төрле кошлар, балыклар һ.б. Шулай итеп, балаларда тирә-юньгә, тереклеккә мәхәббәт уятыла. 

Шәһәрдән ерак түгел генә заводлар урнашканын истә тотып, балалар белән шәһәрне яшелләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла: мәктәпләр ишегалларын агачлар, куаклар, чәчәк клумбалары бизи. Укучылар сыерчык оялары ясап, аларны урманга, паркларга, мәктәп янындагы агачларга урнаштыралар, питомникта шөгыльләнәләр. Төрле түгәрәкләр эше, проектлар, фәнни эшләр әзерләү, аларның шәһәр өчен файдалы практик юнәлештә булуы, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашып җиңүчеләр укучыларга үзләренең булачак һөнәрләрен сайларга булыша. Укучыларның республика, Россия олимпиадаларында җиңүе — Гөлнур Илсөяр кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Еллар узгач, Гөлнур Галәвиева җитәкләгән Үзәккә йөргән укучылары арасында биология, экология юнәлешләре буенча һөнәрләрен сайлаган студентлар саны арта — Мәскәү дәүләт университеты студенты Багаев Александр, Мәскәү медицина университеты студенты Волкова Валерия шундыйлардан. Күп укучылары Санкт-Петербург, Казан югары уку йортлары студентлары булу бәхетенә ирештеләр. 

Гөлнур Илсөяр кызы үзе укытып чыгарган укучылары белән хәбәрләшеп тора, аларның уңышларына шатлана. Әле бу җәйнең июнь аенда да педагог яшь белгеч буларак укыта башлаган мәктәптә укучылары белән очрашуда булды. 29 ел мәктәп директоры, ярты гасырга якын педагогик стажы булган укытучыны дистә еллар үткәч очрашуга чакыралар икән — бу инде аның укучыларның мәхәббәтен казанган шәхес икәнлеген аңлата.

Ә инде педагогларның август киңәшмәсенә сәхнәне бизәүгә килгәндә, ничә дистә еллар бу эш тә Гөлнур Галәвиева җитәкчелегендә башкарылды — сәхнә күз явын алырдай гөлләр-чәчәкләр белән искиткеч матур, зәвыклы итеп бизәлде. Бу очракта бу ханымның «исеме җисеменә туры килә» дип әйтеп булыр иде. 

Бүгенге көндә Гөлнур Илсөяр кызы лаеклы ялда булуына карамастан, шәһәр мәгарифенең ветераннар Советы әгъзасы, Президиумның мактаулы әгъзасы Совет тормышында актив катнаша. «Мин бәхетле кеше», — ди ул елмаеп.

Рушания Габбасова, шәһәр мәгариф ветераннар Советының рәис урынбасары
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев