Суд залыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Камада ИГИЛ – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы тарафдарына карата суд карары чыгарылды
Тикшерү комитеты ачыклаганча, ир-егет Сириядәге сугышларда катнашкан Бүген ул 3 ел да 10 айга җинаять җаваплылыгына тартыла. Шуның бер елын гомум режим колониясендә үткәрәчәк. Әйтергә кирәк, Түбән Камада мондый суд утырышы беренче тапкыр үтте, тик соңгысы түгел.
-
Юл-патруль хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул хезмәттәше белән машина йөртүчедән 15 мең сум таләп иткән. Әлеге эш буенча суд узды. Хәл август аенда була. Патруль дамбада кизү торганда, туктаткан ирнең канында алкоголь булуы ачыкланган. Тик менә зыян күрүче әлеге фактны инкарь итә. Аның сүзләренчә, ул астма белән авырый һәм инспекторларның берсе аңа...
-
Хөкем залыннан качкан 19 яшьлек ир-егет эше судка тапшырылды
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 6 октябрьдә була. Ул көнне Олег Клевещников тугыз елга хөкем ителә. Әмма бинадан чыккач, ул кача. Тоткынны эзләүгә полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре җәлеп ителә. Иртән ир-егет Пробудиловка авылы йортларының берсендә табыла. Билгеләнгән срогына тагын дүрт ел өстәлергә мөмкин. Җаваплылыкка ул көнне эшләгән полиция хезмәткәрләре дә тартылачак....
-
Бүре баласын бүреккә салсаң да...
Бер мәртәбә җинаять юлына баскан кешенең туг-ры юлга әйләнеп кайтуы икеле. Менә 30 яшьлек бер түбәнкамалы да, караклык өчен Киров өлкәсендә дүрт ел утырып чыккач, туган шәһәренә кире кайтып җинаятьләр кылуын дәвам иткән. Ул «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның йозагын ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, тузан суырткыч, музыкаль үзәк һәм...
-
Бәрдереп качкан
11 апрельдә иртәнге сәгать сигезенче яртыда Спортивная урамындагы 19нчы йорт каршында рулендә 28 яшьлек адәм утырган «ВАЗ-21140» юл аша тиешле урында чыгучы 12 яшьлек малайны бәрдергән. «XXI век» таксиенда эшләүче ул адәм ГАИ инспекторларын, «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртып тормыйча, вакыйга урыныннан качып киткән. Әмма бу хәлне күреп калучылар да булган....
-
Төрмәгә алмашка – «алтын беләзек»?
Безнең республикада да ике айдан алып дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчеләрне рәшәткә артына япмыйча, уң аякларына электрон күзәткеч беләзекләр кигезеп, шул рәвешле күзәтеп тору мөмкинлеге булдырылды. Кыскасы, җинаятьчеләр җәзалау срогын иректә тутырачак. Бу яңалык колонияләр эшен бераз булса да киметер, киләчәктә исә рецидивлар санын азайтырга булышыр, дип фаразлана....
-
Азгын нәфесеңне тыймасаң...
- Балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза катгыйланачак, - дип белдерде прокурор ярдәмчесе Айрат Бикмурзин. Ни кызганыч, Түбән Камада да балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү очраклары юк түгел. Узган елны Җинаятьләр Кодексының 134нче стать-ясы нигезендә, сигез адәм актыгы хөкем ителгән, шуларның алтысы - Түбән Камада, икесе...
-
Штрафыңны вакытында түләмәсәң...
Түбән Камада юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, штрафын вакытында түләмәгәннәре өчен, узган айда гына 70кә якын машина хуҗасы «утырып» чыккан. Мисал өчен, узган елның октябрендә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозганы өчен, шәһәребез «гаишник»лары19 яшьлек берәүгә 500 сум күләмендә штраф «чәпегәннәр». Ул әлеге штрафны 30 көн эчендә түләргә, ә риза булмаса, 10 көн...
-
Алып торган, имеш
28 яшьлек җилкуар, янәсе, теләгән урынына тизрәк барып җитү өчен, берәүнең «ГАЗель» автомобилен алып киткән. Хуҗасы сизмәсен өчен, «ГАЗель»не стоянкадан алып, шәһәр буйлап йөрергә, соңыннан кире илтеп куярга теләгән. Машинаны кабызыр өчен, берничә көн алдан хуҗасыннан ачкыч урлаган... Суд шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән бу ир хәзер махсус...
-
Күкрәкчәдә сакласаң...
Кеше акчасын банктан урлауга караганда, күкрәкчәдән чәлдерү җиңелрәк икән. 10 мең сум пенсиясен алган бер хатын «квартплата» түләгәннән, кирәк-ярак сатып алганнан соң калган 2520 сумын үзенең иң ышанычлы урынына салып куйган. Кичен моның янына 31 яшьлек бер танышы килеп, бурычка 100 сум акча сорап торган. Вак акчасы булмагач, бу хатын...
-
Баласының үлеменә сәбәпче ана
23 яшьлек хатынның алты айлык баласы ваннадагы суда батып үлгәнлеге хакында ишеткәч, кемнәрдер аны кызгангандыр, ә кемнәрдер, хаклы рәвештә, гаепләгәндер. Суд Кама Аланында яшәүче бу сансыз хатынны әлеге җинаяте өчен бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әмма эш моның белән генә чикләнмәде. Моңа кадәр дә ул ике мәртәбә...