Гаилә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сукыр мәхәббәт корбаны
Әлфинурга әле яңа гына 18 яшь тулды. Кыз хыялый, төннәрен мәхәббәт романнарын укырга ярата, үзе дә бер күрүдә гашыйк булырлык кешесен көтә.
-
Сокланып карап туймассың лә...
Рәзинә апа һәм Флер абый Гайнемөхәммәтовларны Түбән Камада бик сирәк кеше генә белмидер. 55 ел дәвамында алар шәһәребезнең милли мәдәниятендә туктаусыз хезмәт куя. Кичәләрендә бер генә тапкыр булган кеше дә бу сүзләрнең йөз буяу өчен генә булмавын аңлый, билгеле. Ә бүген, 30 апрельдә – аларның алтын туйлары да әле. Өстәвенә икесе дә 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.
-
«Сайлап алган газиз ярым син»
Зәлилә белән Нәфиснең мәхәббәт тарихы башкаларныкыннан берничек тә аерылмый. Бер карасаң, алар турында язу урынсыз да инде. Тик аздан гына аерылмый калган Зәлилә-Нәфис гаиләсен таркатуның сәбәбе гади генә түгел, ә бик гади булганга, язмый калу да ярамас.
-
Сабый ышанычын, ихтирамын яулагыз
«Улыма дүрт яшь. Яшьтәшләренә караганда, бик оялчан. Җавап биргәндә дә, пышылдап диярлек сөйли, көлми. Аңа тормышта авыр булачак, дип куркам. Нишләргә? Ания Садыйкова»
-
Үзләре дә, балалары да үрнәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биш бала анасына – түбәнкамалы Гөлнара Бәдретдиновага «Ана даны» медале тапшырган. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узган. Бу медальне республиканың төрле районнарында яшәүче тагын 10 анага тапшырганнар.
-
ЗАГС саннары ни сөйли?
Узган ел Түбән Камада 1247 гаилә корылган, шуларның 58 проценты шәһәрдәшебез беренче тапкыр өйләнгән.
-
Өчләтә бәйрәм
Март ае килсә дә, кыш салкын көннәре белән күңелне куркытып, китмәскә тырыша. Тик инде кояш та турырак карый башлады, түбәдән тамчылар да тама. Яз исе килә!
-
Икесенә – 80 ел
Түбән Кама муниципаль районы Татарстанның иң яшь районнарның берсе. Аның төп байлыгы – гаиләләр, бигрәк тә үзләрен район үсешенә багышлаган гаилә династияләре. Галиәхмәтовлар – шундый гаиләнең берсе.
-
Укучы бала әти-әнисен «тәрбияләгән»
4 нче сыйныфта укучы Радик әтисеннән үзен зоопаркка алып баруын үтенде. Сыйныфташ-лары: «Зоопаркта безнең илдә яшәмәгән бик күп хайваннар һәм кошлар бар», – дип сөйли. Дәрестә укытучы апа аларны сурәтләрен күр-сәтә-күрсәтүен... Их, аларның үзләрен күрсәң иде!
-
«Мин – Наташамы, Наиләме?»
Наташа үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп, бер зур төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Аның бәхетенә тулай торак та бирәләр. Авылдан килгән кешеләргә тагын нәрсә кирәк? Яшәр урын бар, эш күңелгә ошый, эшлә дә эшлә!
-
Малайга әти тәрбиясе бик кирәк
«Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».
-
Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган
Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.
-
Юбилейлы сабый да бар
ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.
-
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрданова гаиләсендә – зур шатлык
Бүген 9.00 сәгатьтә аларның өченче уллары туган.
-
Икеләтә хыянәт хәерлегә илтми
Мәктәп елларын искә төшергәндә, ахирәт дуслар турында сүз булмый калмый. Бер-берсенә тагылып йөргән теге ике дускай һаман серләрен бүлешәме икән? Менә шул сер бүлешүдә чама белмәү кайберләрен гомерлеккә аера да куя.