Бәйрәм кайтавазы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Камада Пасха бәйрәме яңа форматта узган
Халык иҗаты йортында Пасха бәйрәме уңаеннан Стахеевлар сәүдәгәрләре династиясенә багышланган чара узган. Театральләштерелгән тамашаны Түбән Кама яшь тамашачы театры актерлары куйган.
-
26 апрель – Габдулла Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме
Тукай – халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Аның үлемсез әсәрләрендә халыкның иң тирән милли-тарихи хисләре чагыла. Шул ук вакытта, һәр чор кешесе бөек шагыйрьнең иҗатында шушы заманга якын яңгыраш таба. Газетабызның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.
-
“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...”
26 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге уку hәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга hәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән шигърият бәйрәме узачак.
-
Кадерле хатын-кызлар! Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
КОТЛАУ
-
"Чишмәләргә йөзек салдым"
Халык иҗаты йортында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең мәшһүр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Мөхлис улы Батуллага багышланган “Рабит Батулла остаханәсе” дип аталган кичәсе булды.