Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сабантуй бизәкләре
Узган ял көннәрендә районыбыз авылларында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуйлар башланды. Аларның берничәсендә «Туган як» редакциясе вәкилләре дә катнашты. Үчкәдә Күптәннән килгән гадәт буенча, Үчкә авылы Сабантуйны районда иң беренче булып - җомга кичендә үк уздырып куйды. Бирегә җыелган халыкны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов һәм «Бәхетле-Агро»ның...
-
Чүпнең дә «оя»сы булырга тиеш
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район советы депутатлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары, табигатьне саклау объектларын карауны дәвам итеп, районыбыз авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланы эшчеләр поселогында булдылар. Депутатлар әлеге чараны беренче булып Сухрау авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус казылган чокырны караудан башладылар. Анда, нигездә, пластик савытлар, пленка-полиэтилен калдык-лары,...
-
200 яшьлек тальян
Безнең Югары Чаллы авылында иң оста гармунчы буларак танылган Гомәр абыйның тальянын күргәнем дә, анда уйнаганын да ишеткәнем бар иде. Тик тышкы яктан ялтырап торган әлеге тальянга ике йөз яшьтән артык икәнен ишеткәч, шаккаттым. Әйтәм, Гомәр абый аны үзеннән калдырмый. Кая барса да кулында әлеге кадерле истәлеге. Музейда сакланырлык бу...
-
Авылыбызда сәләтле кешеләр күп
Соңгы елларда авыл җирендә мәдәният йортлары эшләми, ачылмый дигән зарны еш ишетергә туры килә. Авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләрне «тотып калып» булмый диләр. Дөрес фикер, килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк авылыңдагы мәдәният йорты гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да...
-
Иң яхшы фермер
Районыбыз фермеры Илнур Зәйнуллин Бөтенроссия «Бизнес-Уңыш» гранты - 100 мең сум акча белән бүләкләнде. Бу грантны дәгъвалаучылар илдә берничә мең булган. Нәтиҗәдә, Татарстан вәкиле Илнур Зәйнуллинны җиңүче дип тапканнар. Жюри аның фермерлык хуҗалыгында эшне дөрес һәм нәтиҗәле оештыруын югары бәяләгән. Кызыл Чапчак фермеры Илнур сөт җитештерү, кошчылык, яшелчә һәм азык...
-
Лейкоздан сак булыгыз
Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин....
-
10 июньдә –Түбән Уратмага!
Авыл янындагы тау итәгенә урнашкан болынлыкта көне буе күңел ачарга - капчык сугышында, күз бәйләп чүлмәк ватуда, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып узышуда, тауга йөгерүдә, сулы чиләк-көянтә күтәреп чабуда һ.б. катнашырга теләсәгез, 10 июньдә көндезге сәгать 12дә Түбән Уратма Сабантуена килегез. Мәйдан уртасындагы бил алышуга барлык көрәшчеләр дә кертеләчәк....
-
Хуҗалык итүгә караш үзгәрә
Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру - илебездә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп юнәлешләрнең берсе. Ә агропромышленность ком-плексының нәтиҗәле эшләве киләчәктә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә бәйле икәнлеген инде тормыш раслады. Бу юнәлештә районыбызда нинди эшләр башкарылуы турында белү өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка берничә сорау белән...
-
Чәчү - көнүзәк мәсьәлә
30 апрельдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Камага килеп, язгы чәчүнең барышы белән таныштылар. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин: «Барлык чәчелергә тиешле мәйданның 53 процентына культуралар чәчелде инде. Агрегатлар көчәйтелгән режимда эшли. Чәчү 9 майга тәмамланачак», - диде. Җитәкчеләр, шулай ук, гаилә фермаларын...
-
Җиңү бәйрәме уңаеннан
Түбән Уратма авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг уздырыла. Соңыннан, сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар өчен мәдәният йортында чәй табыны янында бәйрәм оештырылачак. Кичке 7дә исә мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта авыл балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм авылдашлар көче белән оештырылган зур...
-
Яңа пунктлар ачыла
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 25 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Быел тагын ике пункт ачылырга тиеш. Алар Балчыклы һәм Түбән Уратма авылларында төзелә. Авыл җирендә эшләргә риза булучы 35 яшькә кадәрге табибларга, кызыксындыру максатыннан, 1 миллион сум акча бирелә. 2011 елда килгән яки 2012 елда киләчәк табибларга да шундый ярдәм булачак....
-
Чәчүгә чыктылар
Көннәр җылыту белән, туфрак өлгерүгә карап, хуҗалыклар язгы чәчүгә чыкты. Беренчеләрдән булып «Нефтехимагропром» арпа чәчүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматлар буенча, «Нефтехимагропром» - 700 гектарда, «Прикамский» 150 гектарда арпа чәчкәннәр. «Бәхетле-Агро», «Химокам-Агро» һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да сабан культураларын чәчүгә ныклап керештеләр. Район буенча гомуми 34000...
-
Язгы судан зыян күреп
Быел кар сулары бик мул булды. Әле өстән дә явып тора бит. Соңгы вакытта көннәр дә нык җылыта башлады. Мондый чакта авыл җирендә йортларга, каралты-курага су керүчән. Кызыл Чапчакта да нәкъ шулай булган: берничә көн элек өч торак йорт язгы сулардан зыян күргән. Су нык килә башлагач, авыл жирлеге Зәй...
-
Бию теле белән
«Райондашларыбыз - Красный Ключ поселогыннан биючеләр, ирле-хатынлы Валентина һәм Григорий Тупаевларны халык көчле алкышлар белән бүләкләде. Шундый оста биючеләребезнең әле Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаганнары юк дип беләм. Шәһәребез тамашачылары өчен зур югалту бу», дип язылган булган 1992 елда Казан циркында уздырылган IV керәшен фольклор фестивале турында «Туган як»та урын...
-
Авыр елларда да йолалар онытылмады
Актүбәдә без, утыз алтынчы елгылар, утыз бала идек. Бүгенге көндә шушы тирәдәге сигезебез (Марина Чернова, Анна Черкеева, Анна Шапошникова, Анна Шемаева, Анна Сабанаева, Александр Сабанаев, Евдокия Андреева) исән дип беләм, читтә гомер итүчеләрдән дә өч яшьтәшебез сау-сәламәт әле. Авыр сугыш еллары булганлыктан, без укырга кергәч, язарга ручка да, язу карасы...