«Рамазан мизгелләре» тапшыруы. 3нче чыгарылыш
Район һәм шәһәр мәчетләрендә ифтар кичәләре үткәрелә.
Түбән Кама мөхтәсибәте «Рубаха» үзәге белән берлектә хәйрия ашы оештыра. Ифтрага 50 якын шәһәрдәш чакырыла. Болар – өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре.
Түбәнкамалылар вәгазь тыңлыйлар, бер-берсенең хәлләрен белешәләр, үзара аралашалар. Тагын бер зур вакыйга – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның имамнарга шәһадәтнамәләр – дини эшчәнлек алып бару хокукын раслаучы документ тапшыруы. Болар хакында тулырак «Рамазан мизгелләре» тапшыруында. Программа Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев