Химиклар проспектында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган
20 март көнне көндез Химиклар проспектында өч автомобиль - «Рено Логан», «Лада Калина» һәм «ВАЗ-2114» бәрелешкән.
Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте «Гаилә» паркы каршында булган.
Билгеле булганча, «Логан» йөртүчесе борылыш ясаганда төп юл буйлап барган «Лада Калина»га юл бирмәгән. Әмма ир-ат сөйләвенчә, кызыл автомобиль югары тизлек белән белән хәрәкәт иткән.
Фотосүрәтләрдә күренгәнчә, «Лада Калина» җиңел машинасы җитди механик зыян күргән. Шулай ук машина койманы җимергән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев