Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Хәвефсез тизлекне сайламаган

Түбән Кама-Чистай трассасындагы юл һәлакәтендә бер кешегә зыян килгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Volkswagen Golf автомобилен йөртүче 55 яшьлек кеше хәвефсез тизлекне сайламаган, һава шартларын исәпкә алмаган һәм идарә итүне югалткан. Шуның аркасында автомобиль юл кырыена төшкән.

Нәтиҗәдә, 46 яшьлек пассажир зыян күргән. Аның борыны һәм маңгае җәрәхәтләнгән. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы пассажирны район үзәк хастаханәсенә алып киткән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – юлда куркынычсызлыкның нигезе. Руль артында игътибарлы булу, тизлек режимын саклау фаҗигале нәтиҗәләрдән сакланырга ярдәм итә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев