Узган ялларда Түбән Кама юлларында 35 авария булган
Зыян күрүчеләр юк.
Узган ялларда Түбән Кама юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бары тик автомобильләр генә зыян күргән.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, исерек килеш руль артына утырган 8 йөртүче тоткарланган, өч йөртүче машина белән правасыз идарә иткән.
Моннан тыш, тонировка яратучы 8 йөртүчегә штраф билгеләнә. 41 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 18е — светофорның «кызыл» сигналына үткән, 12 машина йөртүче балаларны махсус утыргычсыз йөрткән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев