Урлаган һәм туздырган
Пенсионерны бергә “салып” утырган хатын талаган.
60 яшьлек ир үз өендә 30 яшьлек гүзәл зат белән кәеф-сафа корып утырган. Күпмедер вакыттан соң ул йоклап киткән, ә уянгач, кесә телефонын таба алмаган. Телефонда “Мобиль банк” кушымтасы да тора икән. Пенсионер шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хоукук сакчылары хатынны тиз тапканнар. Ул гаебен таныган һәм “Мобиль банк” аша үзенә 4 мең сум күчергәнен һәм туздырып та өлгергәнен әйткән. Каракка карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев