Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы ханым алдакчыларга 700 мең сум акча күчергән

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Түбән Камада яшәүче 30 яшьлек ханым үз акчаларын саклап калу теләге белән телефон мошенникларына 700 мең сум акчасын күчергән.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, алдагы көнне аңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатын-кыз шалтырата. Ул кемнеңдер шәхси кабинет аша хатын-кыз исеменә 720 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерелү турында хәбәр итә.

Аннары зыян күрүче белән үзен куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган ир элемтәгә керә. Ир акчаларны саклау өчен аларны башка картага күчерергә кирәклеген аңлата. Зыян күрүче шулай эшли дә. 

Икенче көнне ниндидер Алексей исемле кеше күрсәтмәсе буенча хатын үз картасыннан 350 мең сум акча ала һәм әңгәмәдәше күрсәткән счетка күчерә, ә аннары тагын 370 мең сум акча күчерергә тырыша, әмма операция ясаганда хата килеп чыга.

Шуннан соң ханым янә телефоннан Алексей белән элемтәгә керә, ир тагын 350 мең сумны «куркынычсыз» счетка күчерергә куша. Кичә зыян күрүчегә кредитны түләү турындагы документлар килергә тиеш була, тик алар юкка чыга. Бары тик шул чакта гына зыян күрүче үз акчаларын мошенникларга күчерүен аңлый. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр без Түбән Камада бер ай элек югалган 44 яшьлек хатын-кызны эзлиләр, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев