Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы сим-картасын озайту сылтавы белән 270 мең сум акчасын югалткан

Әлеге факт буенча «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә 52 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә, аны аферистлар алдаган. Хатын-кыз аңа билгесез кыз шалтыратканын һәм үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштырганын сөйләде.

Таныш түгел кыз сим-картаны хезмәтләндерү килешүен озайтырга тәкъдим итә, моңа түбәнкамалы ханым ризалаша. Ул телефонына килгән барлык кодларны билгесез кызга әйтә.

Соңрак аңа ир-ат шалтыраткан, ул үзен финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштыра һәм билгесез кешеләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша хатын-кызның барлык счетларына керү мөмкинлеген алганнарын хәбәр итә.

Акчаларны саклап калау өчен, аларны күрсәтелгән «имин счетларга» күчерергә кирәк була, ханым шулай эшли дә. Соңрак зыян күрүче үзенең аферистлар корбаны булуын аңлый һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенниклар хатын-кыздан барлыгы 270 мең сум акча алган.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев