Түбәнкамалы, мошенниклар сүзенә ышанып, 4,8 миллион сум акчасын югалткан
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
63 яшьлек түбәнкамалы, мошенниклар сүзенә ышанып, 4,8 миллион сум акчасыннан колак каккан.
Башта ир-атка үзен «Энергосбыт» компаниясе хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Ул хәбәр иткәнчә, су счетчикларын эксплуатацияләү вакыты узган һәм аларны алыштырырга кирәк. «Мастер» визитын раслау өчен пенсионер СМС кодын әйтеп биргән.
Соңрак аңа үзен «Роскомнадзор» хезмәткәре дип таныштырган башка билгесез кеше шалтыраткан. Ул, алдагы шалтыратучының мошенник булуын, ә пенсионер исеменә инде кредит рәсмиләштерелүен әйткән. Банктагы акчаларын «коткару» өчен ир-атка акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә һәм өстәмә кредитлар алырга тәкъдим иткәннәр.
Җинаятьчеләрнең күрсәтмәләре буенча, түбәнкамалы ике банкта займ рәсмиләштергән, танышларыннан акча алган һәм аларны аферистлар әйткән счетларга күчергән. Алданганын аңлагач кына, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев