Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы «кәрәзле элемтә компаниясе операторы»на ышанып 90 мең сум акчасын югалта

Ул полициягә мөрәҗәгать итә.

47 яшьлек түбәнкамалы телефон алдакчысына ышанган һәм акчасын югалткан.

25 март кичендә зыян күрүчегә бер ир-ат шалтырата, ул үзен кәрәзле компания операторы хезмәткәре дип таныштыра. Әңгәмәдәш хезмәтнең сыйфатын яхшырту өчен кайбер гамәлләрне башкарырга киңәш итә.

Хатын-кыз чит кешене тыңлый һәм аның күрсәтмәләре буенча төрле кушымталарга, шул исәптән банкларга да керә башлый. Шуннан соң зыян күрүченең телефоны сүнә. Ә аннан соң ул үзенең картасыннан 90 мең сум акча алынганын күрә. Түбәнкамалы полициягә мөрәҗәгать итә һәм карталарын блокка куя, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр идарәсенә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев