Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы интернетта трактор сатып алганда 215 мең сум акчасын югалткан

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 43 яшьлек кеше трактор сатып алганда мошенникларга юлыга һәм зур суммада акча югалта.

Зыян күрүче әйтүенчә, узган айда ул интернетта мини-экскаватор эзләгән. Шул ук көнне аңа Дмитрий исемле кеше шалтырата һәм Краснодарда трактор сатыла дип хәбәр итә.

Аның бәясе 215 мең сум тәшкил итә. Түбәнкамалыга бу бәя ошый һәм ул «сатучыга» бөтен сумманы тулысынча күчерә. Берничә көн дәвамында зыян күрүчегә аның товары юлда дип хәбәр итәләр. Ләкин тиздән аңа бөтенләй җавап бирми башлыйлар.

Ир-ат белдерүне тапкан сайтның «кайнар линия» сенә шалтырата. Анда аңа бу тракторның күптәннән складта булмавын һәм ирнең алдартазлар корбаны булуын әйтәләр. Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган («Мошенничество»), дип хәбәр иттеләр Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр идарәсендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев