Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы дүрт кредит алган һәм мошенникларга 10 миллион сум күчергән

Ир-атка кәрәзле элемтә хезмәтләрен озайту тәкъдиме белән шалтыратканнар.

Мошенниклар Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек кешене алдаган. Ир-атка кәрәзле элемтә хезмәтләрен озайту тәкъдиме белән шалтыратканнар. 

Ир-ат полициягә хәбәр иткәнчә, аңа хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен кәрәзле компания менеджеры дип таныштырган. Ул ир-атка сим-картасының вакыты чыгу турында белдергән. Килешүне озайту өчен ир кешегә смс-хәбәрдәге кодны атарга кушкан. Аннары исә аның белән имештер «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәре элемтәгә кергән. Ир-атның аккаунтын мошенниклар «ватып кергән» һәм кредит алмакчы була, дип хәбәр иткән.

Ир-атка кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә тәкъдим иткәннәр. Соңрак ул ялган «Үзәк банк хезмәткәре»ннән инструкция ала һәм дүрт банкта 10 миллион сумлык кредитлар рәсмиләштерә. Аннары акчаларны мошенниклар счетына күчерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев