Түбәнкамалы 800 мең сумлык кредит алган һәм барлык акчаларын мошенникларга күчергән
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түбәнкамалы мессенджерда билгесез аккаунттан хәбәр алган. Язучы кеше үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра. Хәбәрдә түбәнкамалының иске эш урынында тикшерү узуы һәм мәгълүматның читкә таралу факты ачыклануы турында языла. Күп тә үтми түбәнкамалыга шалтыратып, имеш куркынычсызлык хезмәте тикшерү уздырганнан соң кулланучының дошман дәүләтенә ярдәм итү буенча банк операцияләренә катнашы барлыгын әйтәләр.
Аннары ир-атка Росфинмонторингның ялган хезмәткәре шалтырата һәм барлыкка килгән шикләрне бетерү өчен иргә законсыз акча күчерүләрне юкка чыгарырга тәкъдим итә. Ир-ат мошенник җитәкчелегендә Яр Чаллыга китә һәм төзелеш өчен дип кредит ала. Зыян күрүче шалтыратучының барлык күрсәтмәләрен үти, шуннан соң акчаларын картасыннан алып, банкоматлар аша мошенникларның счетларына күчерә.
Түбәнкамалы, счетлары булмаган башка банкта операцияләр турында хәбәр иткәннән соң, үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев