Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камадан сигез яшьлек мәктәп укучысы мошенникларга 85 мең сум акча биргән

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада 8 яшьлек кыз мошенниклар корбаны булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, полициягә гариза белән аның әнисе мөрәҗәгать иткән.

Ул сөйләгәнчә, аның кызы мессенджерларның берсендә компьютер уены өчен бонуслар белән реклама тәкъдимен күргән һәм таныш булмаган кешеләр белән языша башлаган.

Бала әнисеннән сорамыйча аның телефонын ала һәм билгесез счетларга 85 мең сум күчерә. Акчаны алу белән җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктый.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев