Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада застройщик күп балалы ананы алдаган

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада төзелеш фирмасы директорына карата күп балалы хатын-кызны алдауда гаепләү буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 25 октябреннән 2025 елның 10 июненә кадәр «Мой Дом» ҖЧҖ директоры клиенткадан шәхси йорт төзелешенә 4,5 млн сум алган, әмма аларны максатчан сарыф итмәгән.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча тикшерү идарәсе прокурор тикшерүе материаллары буенча төзүчегә карата «Аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять эшен тикшерү прокуратура контролендә тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев