Түбән Камада узган ялларда 27 юл һәлакәте булган
Аларда бер кеше зыян күргән.
Узган ялларда Түбән Камада 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше зыян күргән.
Моннан тыш, хокук саклаучылар җиде машина йөртүчене исерек хәлдә һәм икесен — хокуксыз тоткарлаган.
ГАИ хезмәткәрләре тонировка өчен — 27 һәм иминлек каешын эләктермәгән өчен 88 йөртүчегә штраф билгеләгән. Тагын 11 автомобильче светофорның тыю сигналына узган, 12се — балаларны махсу утыргычсыз йөрткән, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев