Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ун көн эчендә 20 исерек шофер тоткарланган

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү — җитди нәтиҗәләргә китерә торган иң авыр хокук бозу.

Түбән Кама районында 14-23 август көннәрендә «Аек шофер» («Трезвый водитель») дигән профилактик чара узды.

Аның максаты: юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү һәм булдырмау, дип хәбәр итә район дәүләт автоиспекциясенең матбугат хезмәте.

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү — җитди нәтиҗәләргә китерә торган иң авыр хокук бозу, дип искәртә инспекторлар.

«Алкоголь яки наркотик кулланган шофер юлдагы хәлне башкача кабул итә, аек шоферлар кебек түгел, шуңа күрә юлны һәм машинаны да начаррак контрольдә тота, яки бөтенләй контрольдә тотмый», — дип билгеләп үттеләр ЮХИДИдә.

Операциянең ун көнендә генә дә спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 18 шофер ачыкланган. Шуларның икесе моңа кадәр дә шул ук кагыйдәне бозган өчен правасын алдырган булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев