Түбән Камада улын мылтыктан атып үтергәннән соң әтисе үз-үзенә кул салган
Фаҗига 26 июньдә Мурадьян урамындагы 8 нче йортта була.
Түбән Камада 65 яшьлек ир улын атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Фаҗига 26 июньдә Мурадьян урамындагы 8 нче йортта була.
Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 44 яшьлек улы белән эчеп утыра, алар арасында конфликт килеп чыга һәм әтисе улының аркасына ау мылтыгыннан ата. Улы шунда ук үлә. Шуннан соң әтисе үз-үзенә кул сала.
Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен хастаханәдә дәваланганнан соң кайткан әни кеше таба.
РФ ҖК 105 маддәсенең 2 өлешенең а пункты буенча җинаять эше кузгатылган («Үтерү»). Тикшерү бара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев