Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада тугыз көн эчендә 58 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен штраф билгеләнгән

Мондый хокук бозу өчен биш мең сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Түбән Камада 7-16 март көннәрендә «Каршы як полоса» оператив-профилактик чарасы узды. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте яза.

Инспекторлар каршы як полосага чыгу белән бәйле кагыйдәләрне бозуның 58 очрагын ачыклаган. 

Мондый хокук бозу өчен биш мең сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кабаттан бозган очракта — йөртүче бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев