Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Тоннель» рейды вакытында юл кагыйдәләрен бозуның 80 очрагы ачыкланган

Рейд 11 октябрьдә үтте.

Түбән Кама ЮХИДИ 11 октябрьдә уздырган «Тоннель» профилактик операциясенә йомгак ясады.

Автоинспекторлар берничә сәгать эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 80нән артык очрагын ачыклаган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Иң еш очрый торган бозу — куркынычсызлык каешы (50 йөртүче) һәм тонировка (21 факт).

Өч автомобильче балаларны автокреслоларсыз йөрткән өчен тоткарланган, тагын өчесе «зебра» да җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен җавап бирәчәк.

Шулай ук җәяүлеләр арасында җиде хокук бозучы ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев