Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Тоннель» операциясе барышында хокук бозуның 40ка якын очрагы ачыкланган

Рейд барышында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирелә.

«Тоннель» рейды барышында Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 40ка якын очрагын теркәгән.

Рейд барышында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирелә: дүрт машина йөртүче балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартыла (РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше).

Моннан тыш, инспекторлар җәяүлеләр тарафыннан җиде хокук бозу очрагын (юлны тиешсез урында яки светофорның кызыл сигналына чыгу) һәм җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрнең ун хокук бозу очрагын ачыклаган.

Башка хокук бозулар арасында: 16 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, ә өчесе светофорның тыю сигналына узган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең бүлеге матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев