Түбән Камада тәүлек эчендә 15 авария булган
Һәлак булучылар һәм яраланучылар юк.
Чәршәмбе, 22 гыйнварда, Түбән Камада 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлак булучылар һәм яраланучылар юк.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре правасыз машина йөрткән ике кешене тоткарлаган, тагын сигез кешегә светофорның кызыл утына барган өчен административ җавап бирергә туры киләчәк.
Машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм руль артында игътибарлы булуны сорыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев