Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада светофорның кызыл утына юл аркылы чыккан хатынны машина бәрдергән

Авариянең шартлары ачыклана.

Түбән Камада Төзүчеләр проспектында «ВАЗ-211440» йөртүчесе җәяүлене бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте 4 октябрь иртәсендә «Кама» кунакханәсе янында була.

Руль артында 58 яшьлек ир-ат булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул, Төзүчеләр проспекты ягыннан Химиклар проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, светофорның кызыл утына юлны аркылы чыгучы 52 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. 

Нәтиҗәдә, хатын-кыз ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү, баш түбәсе ярасы, күкрәк читлеге җәрәхәте ала. Зыян күрүче үзәк район хастаханәсенә китерелде, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте. 

Авариянең шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев