Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада самокатта юл аша чыккан баланы машина бәрдергән

Мурадьян урамының 4 нче йорт каршында иномарка самокатта җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы ун яшьлек малайны бәрдергән.

«Шкода Фабиа» руле артында 28 яшьлек хатын-кыз булган. 

Зыян күрүчене «ябык баш мие җәрәхәте», «баш мие селкенү», «бот җәрәхәте» беренчел диагнозлары белән  балалар хастаханәсенә илткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев