Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада самокатта йөргән 12 яшьлек мәктәп укучысын машина бәрдергән

Вакыйга Студентлар урамында була.

Пәнҗешәмбе, алтынчы апрельдә, кичке алтылар тирәсендә Түбән Каманың Студентлар урамындагы 30 нчы йорт каршында бер машина баланы бәрдерә. 
Беренчел мәгълүмат буенча 44 яшьлек Lada X Ray машинасы йөртүчесе светофорсыз җәяүлеләр кичүендә юлны самокатта чыккан баланы уздырмаган. 

Нәтиҗәдә, 12 яшьлек укучы машина тәгәрмәчләре астына эләгә. Аягы имгәнгән малайга «Ашыгыч ярдәм» бригадасы медицина ярдәме күрсәтә.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, яз җитү белән юлларда самокатларда һәм велосипедларда балалар саны арта бара. Машина йөртүчеләргә юлларда бик игътибарлы булырга кушалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев