Түбән Камада самокатта барган кешене машина бәрдергән
Авариянең килеп чыгу шартлары ачыклана.
Пәнҗешәмбе көнне Түбән Каманың Шинчылар проспектында самокатчы һәм автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Кичке алтынчы яртыда 13а йорты каршында 50 яшьлек шофер электр самокатында барган 42 яшьлек ир-атны бәрдерә, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.
Самокатчының борыны җәрәхәтләнә. «Ашыгыч ярдәм» табиблары караганнан соң, ир-ат өенә кайтарыла.
Авариянең килеп чыгу шартлары ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев