Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада рейд вакытында 20 шоферга тонировка өчен штраф билгеләнде

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль пыялаларын тонировкалау белән бәйле хокук бозуларны кисәтү эшен дәвам итә.

Автомобиль пыялаларын караңгылату юл һәлакәтенә китерергә мөмкин, диләр автоинспекторлар. Аеруча бу тәүлекнең караңгы вакытында куркыныч.

Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар үткәрә. Алар машиналарны туктаталар һәм «Тоник» приборы ярдәмендә пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеген үлчиләр. Ул ким дигәндә 70% булырга тиеш.

Бу күрсәткечтән артык караңгылатылган машина пыялалары күз күремен начарлата һәм, шуңа күрә, авария хәлләре барлыкка килү куркынычын арттыра. Әлеге хокук бозу өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, 10 тәүлек дәвамында шофер тонировканы алырга тиеш.

«Әлеге машина йөртүчене кабат туктаткан очракта, ул судка китереләчәк һәм административ хокук бозулар Кодексының 19.3 статьясының беренче өлеше нигезендә аңа 4 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный», — дип хәбәр итте Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.

Туктаткан урында ук тонировка пленкасын куптарган очракта, җавап бирәсе булмаячак. 

2023 ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировкалау белән бәйле 776 хокук бозуны ачыклаган. Тагын 11 очрак кабат ачыкланган, чөнки автомобиль хуҗалары күрсәтелгән срокларда хокук бозуларны бетермәгән.

Рейд уздырылган көндә ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 кешегә карата административ беркетмә төзеде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев